«Нур» татар театры актрисасы Ирина Ганиева «Идел әкияте» фестивале лауреаты булды
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа татар дәүләт «Нур» театры 2021 елның 16-20 ноябрендә Чабаксар шәһәрендә офлайн һәм онлайн форматта узган «Идел әкияте» VI төбәкара яшь тамашачы театрлары һәм яшьләр театрлары фестивалендә катнашты.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, «Нур» театры Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» спектаклен тәкъдим иткән.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Нур» театры артисты Ирина Ганиева Зөлхәбирә образы өчен «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылган.
Исегезгә төшерәбез, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры «Арба» спектакле өчен ике номинациядә лауреат булды.