Татарстанда таксистны үтереп, автомобилен яндырган ике кешене хөкем итәчәкләр
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерү фаразлары буенча, узган елның 20 декабрендә Азнакай шәһәрендә кич белән исерек хәлдәге ике кеше такси чакырткан. Машинага утыргач, алар такси йөртүчегә пычак белән янап, үзләрен Бөгелмәгә илтүне таләп итә.
Алар урынга килгәч, таксист машинадан чыга һәм качарга омтыла, тик аны пассажирларның берсе куып тота һәм аркасына пычак кадый. Соңрак, алган ярадан такси шоферы хастаханәдә үлә.
Ике дус таксисттан акча, магнитола, телефон, куртка, алкоголь һәм шәхси документларын урлаган. Җинаять эзләрен яшерү өчен, алар автомобильгә ут төртә.
Татарстанның әлеге ике кешесенә талау, үтерү, милекне юк итү һәм акча урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Зыянның гомуми суммасы 90 мең сум тәшкил иткән. Тоткарланучылар үз гаепләрен танымаган һәм присяжныйлар катнашында эшне карау турында гариза биргән.
Аларны сак астына алганнар. Тиздән җинаять эшен Татарстан Югары судына тикшерү өчен җибәрәчәкләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.