Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Җиддә халыкара аэропортында аны Корольлекнең Тышкы эшләр министры урынбасары һәм Россиянең Эр-Риядтагы илчесе каршы алды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Аның утырышы иртәгә булачак.