Казанда 7 яшьлек малайны бәрдергән Илдар Саттаровны тоткарлаганнар
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Еленеа Сәлахова). Казанның Киров районы суды су ташый торган «КамАЗ» машинасын йөртүче 65 яшьлек Илдар Саттаровны кулга алган, ул кичә 7 яшьлек малайны бәрдергән . Фаҗига Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә була. Бала яшел утка җәяүлеләр кичүеннән чыга торган була, шулчак аны «КамАЗ» машинасы бәрдереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән малай шунда ук үлә. Барысы да әнисенең күз алдында була, ул аны мәктәпкә озата торган була. Процесс башланганчы, ир баланы күрмәвен, аның күренми торган зонага эләгүен әйтә. Бу хәлдән соң машина шоферын шунда ук тоткарлыйлар, аңа «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Саттаровның уртача авырлыктагы җинаять кылуда гаепләнүен һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китмәвен исәпкә алып, суд аны СИЗОга җибәрми. Ир-атны ике айга, киләсе елның 24 гыйнварына кадәр, өй арестына җибәрәләр. Элегрәк «Татар-информ» Горький шоссесында су ташый торган «КамАЗ»ның 7 яшьлек малайны бәрдергәнлеген хәбәр иткән иде. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.