Казанда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
![Казанда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/5753209762f099291be4e1b13bbda73e313fa7a2/store/fill/780/440/690f203abee74d4f3e9662e8ff5bb357df60468173b9f45d3fa1ba96d218/1A434786-B535-457E-B2CB-794B784B74C5.jpeg)
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Халыклар дуслыгы йортында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленә йомгак ясалды. Фестиваль 2016 елдан бирле Министрлар Кабинетының «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «ТАТМЕДИА» АҖнең «Сәхнә» журналы тарафыннан үткәрелә. Быел 300ләп гариза кабул ителде, бары тик 100 коллектив кына икенче этапка үтте, алар арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды. Җиңүче коллективларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, жюри председателе Зиннур Хөснияр, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Татарстанның халык артисты, Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша котлады. Җиңүчеләр мәгариф министрлыгы дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.