Психолог баланы наркотиклардан саклау алымнары турында сөйләде
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Баланы наркотиклар белән танышудан саклау өчен беренче чиратта үз балаларың белән аралашырга кирәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркодиспансеры психологик лабораториясе мөдире Лилия Зайцева турыдан-туры эфир вакытында шул хакта әйтте.
«Балаларны куркытырга кирәкми. Алар өчен һәрвакыт ачык булырга, алар белән диалог алып барырга һәм ышаныч уятырга кирәк. Шул чакта балалар әти-әниләренә наркотиклар турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Моңа алдан әзерләнергә кирәк», — диде Лилия Зайцева.
Спикер, кагыйдә буларак, кешеләр тормышларында нинди дә булса проблемалар барлыкка килгән очракта наркотиклар куллана башлавын әйтте. Бәйлелек барлыкка килсен өчен наркотикны бер тапкыр куллану җитә.
«Наркотиклар — ул әкренләп эшли торган бомба. Хәтта дәвалангач та, кеше тулысынча терелеп бетми. Ремиссия бара. Наркотиклар кулланганнан соң, шәхесне тернәкләндерергә кирәк, ә бу — гомерлек эш», — ди Зайцева.