15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева дөнья рекорды куйды
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Сочида Гран-при вакытында кыска программа буенча дөнья рекорды куйды.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Камилә Вәлиева 87, 42 балл җыйды. Аңа кадәр рекордны Алена Костороная куйган иде (85,45 балл).
Камилә Вәлиева ирекле программада (180,89 балл) һәм баллар суммасы буенча да (265,08 балл) рекорд куйды, диелә хәбәрдә.