Иртәгә Татарстан Милли музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Милли музеенда 27 ноябрь көнне «Әниләр көне» билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм программасында — җанлы музыка, мода театрыннан дефиле, шулай ук балалар өчен мастер-класс, дип хәбәр итте Казан мэриясе. 11:00 сәгатьтә музей буйлап иммерсив экскурсия була. Биредә кунаклар хатын-кызларның элек нинди һөнәр белән шөгыльләнүләре, йорт хуҗалыгын ничек алып барулары, киенүләре һәм нәрсә белән бизәнүләре турында беләчәк. Аларны тарихи персонажлар — Екатерина II һәм Сөембикә каршы ала. 12:00 сәгатьтә музейда җанлы музыка яңгыраячак. 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Илдан Лик» мода театры Казан дизайнерларыннан хатын-кызлар һәм балалар киемнәренең эксклюзив модельләрен күрсәтә, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. Музейда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Әнигә үз кулларым белән» иҗат остаханәсе эшли, анда кечкенә кунаклар үз куллары белән курчак, вак бизәнү әйберләре, тәбрикләмә яки чәчәк ясый алачак, диелә хәбәрдә.