Милли хәрәкәт активисты Илдус Садыйкны Казандагы Яңа бистә зиратында җирләделәр
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Ильяс Хаҗиев). Татар милли азатлык хәрәкәтенең аксакалы, Татар иҗтимагый үзәгенә нигез салучыларның берсе Илдус Садыйкны Казандагы Яңа бистә зиратында, туганнары янында, Габдулла Тукай кабереннән ерак булмаган урында җирләделәр. Илдус Садыйков 1936 елда Казанда, Яңа бистәдә туган. 1990 елларда милли хәрәкәт активисты буларак танылды, вафатына кадәр Хәтер көне кебек чараларны оештыруда катнашты.
Яңа бистә зиратында 13:00 сәгатьтә башланган дәфен йоласына 30-40 кеше килде. Аларның күбесе Казанның Кызыл Какшай урамындагы «Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге» шәкертләре иде. Илдус Садыйк соңгы елларда шушы үзәк белән тыгыз элемтәдә эшләде. Илдус Садыйкны соңгы юлга озатырга килгән кешеләр арасында Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе Фәрит Зәкиев һәм тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та бар иде. Җеназага килүчеләр Илдус Садыйк турында фикерләре белән уртаклашты. «Вазгыять бүген шундый, бөек татар дәүләт эшлеклесен бик тыйнак, посып, халыктан качырып кына җирлиләр», — диде Фәрит Зәкиев җеназа алдыннан. Хушлашуга килүчеләр арасында Илдус Садыйк белән бер мәктәптә укыган Әнвәр Солтан бар иде. «Әгәр дә бүгенге көрәштә „Президент“ исеме „Глава“ булып кына калса, бу безнең Конституциябезгә бик зур зыян салачак. Кызганыч, бу көрәштә Илдус ага Садыйков безгә бик нык ярдәм итә алган булыр иде», — диде.