Татарстан синоптиклары кар, буран һәм бозлавык турында кисәтә
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Төнлә 2 декабрьдә Татарстан территориясендә җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Шулай ук көндез бераз буран чыгарга, көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Көндез һава температурасы -4..0 градус, ә төнлә -2..-7 градус фаразалана.