Алабугада юл һәлакәтендә зыян күргән 16 кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Алабугада йөк автомобиле һәм микроавтобус бәрелешкән һәлакәттә зыян күргән 16 кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән, алар табиблар күзәтүендә. Алар уртача авырлык хәлендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Авария нәтиҗәсендә 21 кеше зыян күргән.
Шул исәптән, бер кеше (микроавтобус пассажиры) юл һәлакәте урынында вафат булды. Бер кеше авыр хәлдә, ике кешенең хәле уртача авырлыкта, алар Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә яткырылган.
Бер кешене уртача дәрәҗәдәге авырлык хәлендә Алабуга үзәк район хастаханәсенә салганнар.