Вирусолог коронавирусның «омикрон» штаммының файдасы турында сөйләде
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» яңа штаммыннан үлем очраклары аз булу сәбәпле, ул «файдалы» булырга мөмкин.
Гамалея исемендәге үзәк профессоры, вирусолог Анатолий Альтштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, яңа штаммны йоктыручыларның чирне авыр кичерү турында мәгълүмат юк, ә йогу күрсәткече югары булуда шикләнерлек түгел.
Вирусның яңа варианты «дельта»га караганда җиңелрәк уза, әмма аннан башка штаммнар буенча барлыкка килгән иммунитет саклавы билгеле түгел, диде Альтштейн.
«Омикрон» штаммы кешеләргә йогачак, без аны җиңел кичерәкчәкбез һәм бернинди коронавирус та безгә куркыныч булмаячак», — диде галим.