Ташкентта Рөстәм Яхинның 100 еллыгын билгеләп үттеләр
![Ташкентта Рөстәм Яхинның 100 еллыгын билгеләп үттеләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/8ff824358ed65035432e1c7b6f4bc78a4bc789b9/store/fill/780/440/2bbbb5aad559b682e4645b87538324b278bb593d993e8d106e0f73ac2e8b/3961_n2036778_big.jpg)
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Дәүләт Консерваториясенең орган залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Фирүзә Хәлдарованың күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган концерты булды. Бу кичне «Киек казлар китә», «Җырланмаган әле безнең җыр», «Ялгыз агач», «Син кайда идең», «Китә, сандугач» кебек танылган романслар һәм җырлар, шулай ук «Саклый алсан мине исеңдә», «Кайтам инде тын тугайга», «Яшә, Сәмәрканд» кебек сирәк башкарыла торганнары да яңгырады. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Халыкара конкурслар лауреаты, «Махсус фортепиано» кафедрасы укытучысы Диләрә Ислямова искиткеч матур итеп фортепиано пьесаларын башкарды. Үзбәкстан Дәүләт симфоник оркестры артисткасы Захро Абдуназарованың скрипкада Яхинның әсәрләрен башкаруы тамашачыларны битараф калдырмады. Чараны «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалының Үзбәкстан Республикасындагы корпункты яктыртты.