Татар егете Корея Республикасының Сеул шәһәре Мактаулы гражданины исемен алды
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Искәндәр Кәлимуллин 2021 елда Корея Республикасының Сеул шәһәре Мактаулы гражданины исемен алды. Ул Низами исемендәге Ташкент дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. 250 гариза арасыннан бары 9 чит ил кешесе генә бу исемгә лаек булды. Мактаулы исем икътисад, мәдәният һәм туристлык өлкәләрендә Корея җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә.
Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Искәндәр Кәлимуллин Корея Республикасында Сонгюнгван университеты магистратурасын тәмамлады.
Ул күп кенә волонтерлык проектларында катнашкан, шулай ук Корея Республикасы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм университетларда үзбәк мәдәниятен тарату белән шөгыльләнгән.
Моннан тыш, Искәндәр инвалидлар, аз керемле кешеләр өчен хәйрия ашлары оештырган һәм Кореядә безнең ватандашларга тәрҗемәче буларак ярдәм иткән.