«Ихлас. Балкыш» тапшыруында Башкортстанда яшәүче татарлар турында фикер алыштылар
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, «Ихлас. Балкыш» тапшыруында катнашты.
Тапшыруның алып баручысы — Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов. Биредә Башкортстанда яшәүче татарларның эшчәнлеге, киләчәккә планнар хакында фикер алыштылар, 2021 елга йомгак ясалды.
Шулай ук Васил Шәйхразыев «Татарлар: гамәл стратегиясе» документы һәм аны тормышка ашыру ысуллар турында сөйләде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы .
Бу көннәрдә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасында булды, диелә хәбәрдә.