Марсель Галиевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан «Көзге моң» дип аталган кичә була
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 13 декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
«Көзге моң» дип аталган әдәби-музыкаль кичә 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы аккаунтында.