Казанда автоинспекторларның таләбен үтәмәгән «Лада» машинасын куып йөргәннәр
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре «Лада» автомобилен туктатырга тырыша, әмма йөртүче тәртип сакчыларының таләпләрен үтәми һәм качарга омтыла. Берничә ЮХИДИ экипажы белән озаклап куганнан соң, хокук бозучыны Имәнлек урамында тоталар. Егетне «Сафиуллин» полиция бүлегенә алып китәләр. «Лада» йөртүчесе 21 яшьлек егет булып чыга. Полиция хезмәткәренә буйсынмаган, кызыл утка чыккан һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен аңа беркетмә төзиләр. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.