Әлбир хәзрәт Кргановка Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко рәхмәт белдерде
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Кргановка РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко рәхмәт белдерде. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, бүләк Кргановның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүгә, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе, шулай ук актив иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен бирелә.