Казанда ир белән хатын сөрем газы белән агуланып үлгәч, җинаять эше кузгатканнар
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 6 декабрьдә, кич Казанның Короленко урамындагы фатирларның берсендә сөрем газы белән агуланып үлгән ир белән хатынның мәетен тапканнар. Бу эш буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитетының якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат белән хатын-кыз 4 декабрьдә үлгән. Хәзер бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, диде Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ир белән хатын Казанда фатирларында сөрем газыннан агуланып үлгән.