Һава-космик көчләре очучысы 10 десантчы утырган хәрби самолетны һәлакәттән коткарган
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россия һава-космик көчләре хезмәткәре бортында 10 десантчы һәм өч экипаж әгъзасы булган хәрби транспорт самолетын һәлакәттән коткарган, дип хәбәр итә RT телеканалы. РФ Оборона министрлыгында һава судносы Псков янында аэродромнан читтә әзер булмаган мәйданчыкка төшеп утырды, дип билгеләп үттеләр. Зыян күрүчеләр юк.