Мәскәү Җәмигъ мәчетендә белем бирү сертификатлары тапшырдылар
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә иҗтимагый бүләкләр һәм белем бирү сертификатлары тапшырылды. Кичә «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасы вәкиле Константин Львович Кутуев Россия мөселманнары Диния нәзарәте Ревизия комиссиясе башлыгы, Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә директоры Җәфәр Ярулла улы Фәйзрахмановка Мактау Грамотасы тапшырды, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтындагы хәбәрдә. Бүләк үсеп килүче буынны рухи һәм әхлак, патриотизм һәм толерантлыкның иң яхшы традицияләрендә тәрбияләүдә күпьеллык актив эшчәнлеге өчен бирелде. Шул ук көнне Мәскәү Җәмигъ мәчете һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсенең кайбер хезмәткәрләренә Россия кооперация университеты базасында «Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү» өстәмә белем бирү программасы буенча белем алу һәм квалификация бирү турында сертификатлар тапшырылды. Диния нәзарәте һәм Җәмигъ мәчете бүлекчәләрендә укыту, квалификация күтәрү һәм үсеш өлкәсендә актив эш бара.