Татарстанда Covid-19 инфекциясенә күмәк иммунитет 80 процентка якынлаша
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә популяция иммунитеты 80 процентка якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татарстан Республикасында коллектив иммунитет 80 процентка якынлаша», - диделәр ведомствода. Бүгенге көндә Татарстанда олыларның 72 проценты прививка ясаткан. Шул ук вакытта, идарәдә искәртүләренчә, республикада 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинация темплары түбән.