Түбән Камада йортларга янгын очрагы турында хәбәр итә торган җайланмалар куела
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә күпбалалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең фатирларында янгын очрагында хәбәр ирештерә торган җайланмалар куела. Бу максатта республика 10 мең шундый җайланма сатып алган. Ел ахырына кадәр аларны халыкның фатирларына яки йортларына урнаштырып бетерү планлаштырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Декабрь башыннан җайланмалар 5154 йортта урнаштырылган, аларның 1600 ен күпбалалы гаиләләргә куйганнар. Моннан тыш, инвалидлар һәм ялгыз пенсионерларга да бу төр ярдәм күрсәтелгән. Янгын турында хәбәр итүче җайланма кешеләр гомерен һәм мөлкәтен саклауның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Бу төр җайланмалар янгынны вакытында ачыкларга һәм халыкка куркыныч турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. 3 декабрьгә булган мәгълүматларга буенча, ел башыннан Түбән Кама муниципаль районында 341 янгын очрагы теркәлгән, шуларның 141е — шәһәргә, 200е районга туры килә.