Баш разведка идарәсенең элеккеге башлыгы Федор Ладыгин вафат
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 90 нчы елларда Кораллы көчләр Генштабы башлыгы булган генерал-полковник Федор Ладыгин вафат булды.
«Кызганыч, бүген иртә белән Баш разведка идарәсенең элеккеге башлыгы генерал-полковник Ладыгин вафат булды», — дип хәбәр итә Хәрби җитәкчеләр клубы аппараты җитәкчесе Николай Дерябин. Хәбәрне РИА Новости таратты.
Ладыгинга 84 яшь иде. Ул 1937 елның 10 мартында Белгород өлкәсенең Корочанский районында туган. Баш разведка идарәсендә ул 1973 елда эшли башлый, 1992 елның көзендә баш разведка идарәсен җитәкли һәм 1997 елның маена кадәр бу вазыйфада була.