Актаныш егете өстәл теннисы буенча Россия чемпионы булды
![Актаныш егете өстәл теннисы буенча Россия чемпионы булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/c19bb33cbbf082d53a7c5c8454056c11acc3e2c5/store/crop_and_fill/58/131/576/324/780/440/998eb026068f0f5db2c14f6c06d73a3578889b994fa084c3a1624d742f6b/254d67c9f3b715556c0950291a6fa95a.jpg)
(Актаныш, 12 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). 7-13 декабрьдә Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге ярышлары уза. Яшүсмерләр арасында Актаныш егете Марат Солтанов Казаннан Динар Юсупов белән парлы беренчелектә финалда Мәскәү уенчыларын җиңүгә иреште. Теннисчылар Россия чемпионнары исемен яуладылар. Маратнын беренче тренеры — Булат Солтанов.