Тубылда «Илһам» рәсем-декоратив иҗат конкурсы тәмамланды
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Тубылда себер татарларының балалар өчен «Илһам» рәсем-декоратив иҗат конкурсы тәмамланды «Бу бәйге матурлык, игелек һәм шатлык турында хыял белән яшәүче балаларның тулы бер фантазиясен берләштерүче җеп булып тора. Барлык катнашучылар да үз куллары белән кызыклы һәм кабатланмас эшләр ясаган», диелгән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.