Ярославльдә Татар мәдәнияте көне булды
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ярославль шәһәренең А. М. Добрынин исемендәге мәдәният йортында «Исәнме, күрше» дип аталган татар мәдәнияте көне узды. Чараны Ярославль өлкә «Мирас» татар мәдәни үзәге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырган.
Ярославль җирендә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. Бу чараны якташлары — Куйбышев өлкәсендә (хәзер Самара) туып-үскән Әхмәров Әхмәт Ибәтулла улына багышлаганнар. Ярты гасыр элек шин заводының гади эшчесе Әхмәт Ибәтулла улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте . Казаннан килгән Руслан Габитов җитәкчелегендәге «Риваять» төркеме концерт программасының бизәге булган.
«Тамашачылар, шулай ук Ярославль өлкәсенең мәдәният департаменты һәм Ярославль өлкәсенең иҗтимагый элемтәләр департаменты вәкилләре фикеренчә, „Риваять“ коллективы чыгышы искиткеч матур булган. Ярославль халкына Бөтендөнья татар конгрессы шундый бүләк ясаган, ул татар оешмаларының партнеры булып тора», диелә бу хәбәрдә.