Коронавируска күзәнәк иммунитетын бәяләү өчен тирегә тест ясаячаклар
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). РФ Вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, коронавируска күзәнәк иммунитетын бәяләү өчен тирегә ясый торган тестны клиник тикшерү декабрь аенда башланачак.
«Без клиникага кадәрге тикшеренүләрне тәмамладык һәм декабрьдә яңа препаратның клиник тикшеренүләрен башларга планлаштырабыз… Бу коронавируска күзәнәк иммунитетын бәяләү өчен тирегә ясый торган тестны клиник тикшерү була. Аны Санкт-Петербургтагы Пастер институты ясады», — диде Голикова РФ Президенты Владимир Путин катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.