Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган — алар ике ир-ат һәм өч хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Covid-19 инфекциясеннән 1955 һәм 1956 елларда туган ир-атлар, 1942, 1947 һәм 1953 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда SARS-CoV-2 коронавирусының рәсми теркәлгән корбаннарының гомуми саны 2021 елның 14 декабренә 1353кә җиткән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматларына караганда, 2021 елның октябрь аенда Россиядә коронавирус 68 мең кеше үлеменә китергән. Коронавирус инфекциясеннән теркәлә һәм теркәлми торган үлем белән бәйле аерма илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да күзәтелә.
Шул ук вакытта республикада ел башыннан 56 мең кеше, 2020 ел дәвамында 54 мең һәм пандемиягә кадәрге 2019 елда 42,6 мең кеше вафат булган.