Синоптиклар бозлавык турында кисәтә
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 декабрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә бозлавык көтелә.
Вакыты белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан көньякка, көньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚, көндез максималь һава температурасы -2..-7˚ градуска кадәр булачак.