Бөгелмәдә тагын бер хатын-кыз һәм бала газдан зыян күргән
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмәнең Вахитов урамында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз һәм аның 10 яшьлек баласы, газ белән агуланып, хастаханәгә эләккән.
Бу факт буенча прокуратура тикшерү башлаган. Вакыйга урынына шәһәр прокуратурасы вәкиле Евгений Моршед чыкты.
Моңа кадәр «Татар-информ» Бөгелмәдә газ белән агуланган 4 яшьлек малай белән 45 яшьлек хатын-кызның хастаханәгә эләгүләре хакында хәбәр иткән иде.