Чүпрәле районында яңартылган «Дуслык» паркы ачылды
(Чүпрәле, 18 декабрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Яңа ел алдыннан Чүпрәле районының «Дачный» бистәсендә яшәүчеләр өчен яңартылган «Дуслык» паркы ачылуы зур бүләк булды. Әлеге хакта паркның ачылышына килгән район башлыгы Марат Гафаров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет әгъзасы Дмитрий Второв, «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин да әйтте.
«Әлеге паркны төзүдә һәм яңартуда турыдан-туры биредә яшәүчеләрнең дә өлеше бар. Чөнки аның нинди булачагын нәкъ менә сез хәл иттегез һәм шушы проектларның гамәлгә ашуына тавыш бирдегез. Ә архитекторлар әлеге идеяләрне бик матур итеп гамәлгә ашырдылар. Бу агымдагы елда район халкы өчен ачылган өченче парк. Киләсе елларда да бу юнәлештә эшләрне дәвам итәчәкбез», — диде район башлыгы Марат Гафаров.
Казанның «Ф-Арт групп» архитекторлары тарафыннан эшләнгән «Дуслык» паркын реконструкцияләүнең йомгаклау проекты агымдагы елның яз айларында халыкка тәкъдим ителде. Проект буенча янә фикер алышканнан соң, төзүчеләр җәй көне парк төзелеше эшләренә керештеләр. Төзелеш эшләре «Строй Град+ " ҖЧҖ подрядчы оешмасы җитәкчелегендә үтте.
Чыннан да, архитекторлар тырышлыгы белән парк бик матур, олылар һәм яшьләр өчен дә ял итү урыны булып килеп чыккан. Биредә баскетбол, волейбол, мини-футбол, урам тренажерлары белән аерым зона, балалар мәйданчыгы, мәдәни чаралар үткәрү өчен сәхнә–һәммәсе дә үз урынын тапкан. Проектны гамәлгә ашыру барышында архитекторлар җәяү йөрү юлларын да уңайлы итеп төзекләндерүгә аерым игътибар биргәннәр.
2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд.сумлык 57 парк һәм сквер төзекләндерелгән, шуларның өчесе Чүпрәле районында.