Алабуганың Мәскәү урамын яктырту эшләре төгәлләнде
(Алабуга, 19 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабугада яшәүчеләр тәүлекнең караңгы вакытында ут булмаудан күп тапкырлар зарланды. Шул сәбәпле Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тарафыннан «Барс» төзү компаниясенә һәм «Сетевая» компаниясенә шәһәрнең Мәскәү урамында яктыртуны үзгәртеп кору эшләре озакка сузылу буенча сораулары туды. «Барс» компаниясе директоры Евгений Кубасов сөйләвенчә, үткән ялларда эшләтеп җибәрү-көйләү нәтиҗәсендә яңа яктырткычларның эшен тикшергәннәр. «Тәүлек буе фонарьлар янды, алар төзек, хәзер „Сетевая“ компаниясе үз өлешен тәмамларга тиеш», − дип аныклады ул. Үзгәртеп кору барышында барлыгы 90 яңа багана урнаштырылды, 4 метр кабель җир астына салынды. Иске баганаларны «Сетевая» компаниясе сүтәргә тиеш.Болар барысы да матурлык өчен генә түгел, көчле җил яисә кар була калганда, электр челтәрләрендә аварияләр булмасынга эшләнә. Киләсе елда да эш дәвам итәчәк.