Синоптиклар иртәгә Татарстанда һава шартлары начарланачак дип фаразлый
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 декабрьдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урыны белән кар яварга, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җилнең вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана.