Татарстан трассасында җиңел автомобиль һәм фура бәрелешкән, «Лада» шоферы үлгән
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге дүртенчеләр киткәч республиканың Чистай районында, Казан — Оренбург трассасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, трассада Мәскәү өлкәсе номерлары куелган Skania йөк автомобиле һәм «Лада» машинасы кара-каршы бәрелешкән. Авария урынында төшерелгән фотолардан күренгәнчә, фура белән бәрелешкәннән соң җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән. Машинага бик нык зыян килгән — аның түбәсе, ишекләре һәм капоты яньчелеп, изелеп беткән. «Лада»ның йөртүчесе, яшь егет, шунда ук һәлак булган. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган пассажирын ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», — дип искәртте шаһитлар. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, егеткә 19 яшь булган.