Уфада Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаевага истәлек тактасы ачыла
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Уфада (адресы: Революция урамы, 66) Башкортстан Республикасының халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факиһә Тугызбаевага истәлек тактасы ачу тантанасы була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Факиһә Тугызбаева – танылган башкорт шагыйрәсе, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы. Ул 25 шигырь җыентыгы, балалар өчен уннан артык китап авторы. Аның китаплары рус, татар, төрки телләрдә нәшер ителгән. Авторның балалар өчен язылган әсәрләре башкорт телен өйрәтү буенча барлык уку әсбапларына да кертелгән.