Татарстанда электр энергиясен куллану 30 ел элек булган максимумнан артып киткән
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 30 ел эчендә беренче тапкыр Татарстанның энергосистемасында электр энергиясен куллану тарихи максимумыннан артып киткән, дип хәбәр итте система операторы - Татарстан Республикасының төбәк диспетчерлык идарәсе филиалы матбугат хезмәте. Филиалның оператив мәгълүматларына караганда, 2021 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы энергосистемасында 1991 елда теркәлгән егәрлек тарихи максимумыннан артып киткән. «2021 елның 24 декабрендә тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы -24,1 градус булганда, Татарстан Республикасы энергосистемасында егәрлек куллану 4767 МВтка җитте, ул 1991 елның 25 декабрендә теркәлгән тарихи максимумнан 68 МВтка артып китә», - диелә хәбәрдә. Электр энергиясен куллануның максималь тарихи күрсәткечләреннән артып китүе Татарстан энергосистемасында ике көн рәттән теркәлә. Шул ук вакытта филиал «Татарстан Республикасының энергия системасы куәтнең югары дәрәҗәсе шартларында технологик җитешсезлекләрдән тыш тотрыклы эшли», - дип искәртә. 1991 елда республика энергосистемасының электр егәрлеген куллануның тарихи максимумы 4699 МВт тәшкил иткән булган.