Түбән Камада шәһәрнең беренче төзүчеләренә багышланган күргәзмә ачыла
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә, 25 декабрьдә, шәһәрнең комплекслы музее түбәнкамалыларны күргәзмәгә чакыра. Күргәзмә беренче төзүчеләргә багышланган.
Биредә түбәнкамалылар туган шәһәренең тарихы, аның беренче төзүчеләре, төзелеш барышы турында бай мәгълүмат ала алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Төзүчеләр проспектында 14 йортта урнашкан музей 10.00 — 18.00 сәгатьләрдә ачык, күргәзмәгә керү бушлай.
Искәртеп үтик, 1960 елның 25 декабре — шәһәр тарихының беренче көне. Бу көнне бирегә чаналы трактор поездында беренче төзүчеләр килә.