Алабугада автосервисның януы видеога эләккән
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабугада автосервиста янгын чыгуы турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә 15.11 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын видеосы социаль челтәрләрдә чыккан. Шәһәрнең Окружное шоссесында урнашкан автосервисның буяу камерасында эчке як янган, сервис бинасы эченә җиңелчә зыян килгән. Янгын сүндерүчеләр 6 квадрат метр мәйданга таралган утны сүндергән. Бер кеше дә зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстанда идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.