Татарстанда коронавирус корбаннары саны 1420 кешегә җиткән
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы расланган. Шулай итеп, Covid-19 инфекциясе аркасында пандемия вакытында республиканың 1420 кешесе үлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Узган тәүлектә 1946 елда туган ике ир-ат, шулай ук 1936 һәм 1954 елда туган хатын-кызлар вафат булган. Элегрәк «Татар-информ» республикада узган тәүлектә 100 кеше коронавирус инфекциясе белән чирләгәнлеген хәбәр иткән иде.