Татарстанда кар һәм 21 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә бераз кар яву һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -21дән -16 градуска кадәр, көндез -16 градустан -11 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык турында кисәтә.