Путин халыкның 90 проценттан да ким булмаган өлеше прививка ясатырга тиешлеген әйтте
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавируска каршы иммунизация дәрәҗәсе җитәрлек түгел, илдә халыкның кимендә 90 процентына прививка ясатырга кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта рәсми булмаган БДБ саммитында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Россия лидеры күп кенә чит ил хакимиятләре вакцинацияләнгән кешеләр өлешен 95 процентка кадәр җиткерергә омтылуларына игътибар итте.
«Чит илләрдәге хезмәттәшләр иммунизацияне инде 90 проценттан, 90-95 проценттан артыграк ясарга омтыла», - диде Дәүләт Башлыгы һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Поповадан Россия халкын иммунизацияләү дәрәҗәсе белән кызыксынды.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирустан халыкның 56 проценты якланган, шул исәптән авырып антитәнчекләре булучылар да, вакцинацияләнүчеләр дә.
«Илле алты? Ә бит туксан кирәк», - дип җавап бирде бу саннарга Россия лидеры.
Элегрәк Владимир Путин «Спутник V» вакцинасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммына каршы тора алуы турында әйткән иде.