Роспотребнадзор: «Омикрон» авыр узмый, әмма күп кешене зарарлый
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Омикрон» коронавирусының яңа штаммы «дельта» штаммына караганда җиңелрәк уза, әмма ул бер үк вакытта күп кешене зарарлый һәм тизрәк тарала», - дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, коронавирус штаммы бары тик прививка ясатмаучыларда гына авыр узарга мөмкин.
«Ул берьюлы бик күп кешене зарарлый. Прививка ясатмаучыларда гына авыр уза, бу билгеле. Шулай ук хроник авырулары булган кешеләрдә, диабетның яки онкологиянең авыр формасы булган кешеләрдә авыр узучан...», - дип сөйләде Попова Санкт-Петербургтагы рәсми булмаган БДБ саммитында.
Ул шулай ук билгеле бер илдә иммунизация дәрәҗәсе мөһим роль уйный, дип искәртте. Әйтик, Бөекбританиядә бүген иммунизациянең гомуми дәрәҗәсе 80 проценттан артып китә.
«Бу факторны да исәптән чыгарырга ярамый», - дип өстәде Роспотребнадзор башлыгы.