Путин «Спутник V» вакцинасының «омикрон» штаммына каршы нәтиҗәле булуын әйтте
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммына каршы уңышлы эшли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин, Гамалея исемендәге үзәк белгечләреннән алынган мәгълүматларга таянып, белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Мин Гамалея исемендәге институт җитәкчесе белән сөйләштем, алар тикшеренү үткәрде һәм „Спутник V“ вакцинасы коронавирусның яңа омикрон-штаммын нейтральләштерә», — дип сөйләде Путин Санкт-Петербургтагы формаль булмаган БДБ саммитында. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, тикшеренү үзәге җитәкчесе Александр Гинцбург клиник тәҗрибә генә Россия вакцинасы «омикроннан» ни дәрәҗәдә яклавы турындагы сорауга төгәл җавап бирәчәк, дип аңлатты. Шул ук вакытта аның яңа штаммга каршы шактый нәтиҗәле эшләве аңлашыла инде. Путин шулай ук коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы нәтиҗәлелеге якынча 90 процент тәшкил итә, дип искәртте.