Түбән Каманың «Шинник» скверында чыршы мәйданчыгы ачылды
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел чыршысы үзенчәлекле итеп бизәлгән. Биредә шулай ук матур сәгать урнаштырылган. Түбәнкамалылар өчен бәйрәмдә бик матур программа тәкъдим ителде. Шәһәр халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котларга Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков һәм «Татнефть-Нефтехим» ИК берләштерелгән профсоюз оешмасы профком рәисе Михаил Кузнецов килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Иң көтеп алынган бәйрәмгә санаулы көннәр калып бара. Ул төрле яшьтәге кешеләр өчен дә бертөрле: без аны бик көтәбез. Декабрьнең соңгы көннәрендә без барыбыз да могҗиза, тылсым һәм бәйрәм кәефе көтәбез. Бүләкләр, озын ял көннәре — моннан да яхшырак тагын ни бар. Барыгызга да хезмәтегез һәм шәһәр тормышында катнашуыгыз өчен рәхмәт», — диде Юрий Болтиков. «Иңгә-иң куеп эшләп, без Түбән Каманың чәчәк атуына һәм тагын да матурлануына ирешербез. Форсаттан файдаланып, шин җитештерүдә эшләүчеләргә аларның эшләре һәм шундый матур бәйрәм оештырулары өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да иң ихлас теләкләрегезнең чынга ашуын һәм иминлек телим», — диде ул. «Киләсе ел җиңелрәк булсын иде. Ул барлык начар якларны сызып ташласын һәм без элеккеге яшәү рәвешенә кайтсак иде. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим», — диде Михаил Кузнецов. Бүген, 28 декабрьдә исә, Кояшлы Аланда чыршы шәһәрчеге ачылачак. Аны «ТАНЕКО» предприятиесе әзерләде. Анда күңелле программа һәм бәйрәм салюты көтә.