Казанда журналист Елена Чернобровкина исемендәге премия булдырырга тәкъдим иттеләр
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда Татарстан журналисты Елена Чернобровкина исемендәге премия булдырырга тәкъдим иттеләр. Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында журналист белән хушлашу мәрасимендә шул хакта билгеле булды.
«Без Елена Николаевнаның исемен ничек мәңгеләштерергә икән дип уйладык. Еллар уза, күп нәрсә онытыла. Шунлыктан безнең редакция Елена Чернобровкина исемендәге премияне гамәлгә куярга карар кылды, ул яшь журналистларга тапшырылачак. Бу еллык премия булачак. Шул рәвешле, әлеге легендар шәхесне онытмасыннар һәм белсеннәр өчен яшь журналистларга ярдәм итәчәкбез», — диде хушлашу мәрасимендә «БИЗНЕС Online» интернет-газетасын гамәлгә куючы Рәшит Галләмов.
Елена Чернобровкина 29 декабрьдә вафат булды, аңа 70 яшь иде. Ул Татарстанның 90нчы еллардагы иң күренекле журналистларыннан берсе санала. Елена Николаевна берничә ел дәвамында «Вечерняя Казань» һәм «Новая вечерка» газеталарының әйдәп баручы авторы булды, шулай ук «Восточный экспресс», соңыннан башка медиапроектларда эшләде. Берничә ел «БИЗНЕС Online» интернет-газетасы журналисты һәм шеф-редактор урынбасары булды.
Моннан тыш, Елена Николаевна Елена Гурьянова дигән тәхәллүс белән китаплар язды. Фантастик детектив жанрындагы үз әсәрләрен ул «ЛитРес» электрон китапханәсе сайтына урнаштырды.