Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 80 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 80 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында өчесе читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Утыз тугыз кеше хастаханәгә урнаштырылды, 41е өйдә дәвалана», - диделәр ведомствода.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 41 кеше чир йоктырган. Яшел Үзән районында — ун, Буа районында җиде очрак теркәлгән. Коронавирус барлыгы 17 муниципалитетта ачыкланган.
Шулай итеп, 2021 елның 30 декабре мәгълүматлары буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 42 617 очрагы расланган. Татарстанның 36 264 кешесе сәламәтләнгән, 89 кеше узган тәүлектә савыккан.
Шул ук вакытта рәсми рәвештә Covid-19 инфекциясеннән 19 1431 кеше вафат булган, 1134 үлем очрагы 2021 елга туры килә. Соңгы тәүлек эчендә коронавирустан алты кеше үлгән.
Covid-19 инфекциясеннән теркәлә һәм теркәлми торган үлем очраклары саны арасындагы аерма илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да, күзәтелә. Барлыгы 2 290 149 татарстанлы вакциналаштырылган, бер көн эчендә вакцинацияләнүчеләр саны 2 553кә җиткән. Ике доза белән дә 1 860 115 кеше прививка ясаткан. Әлегә республиканың 134 326 кешесе генә ревакцинация узган.