Салават Фәтхетдинов «Шатлык» приютында яшәүче балаларга бүләкләр тапшырды
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Питрәчнең «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Питрәч районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Приютта яшәүче 28 бала татлы бүләкләр алды. Җырчы балалар белән аралашты, аңа приют буенча экскурсия уздырдылар.
Приютка халык артисты белән балаларны котларга Кыш Бабай һәм Кар кызы килде, алар яшь питрәчлеләр белән әйлән-бәйлән уйнады.