Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында яшәүче 16 яшьлек Евгенийга укулеле бүләк итте
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында яшәүче 16 яшьлек Евгенийның Яңа ел теләген үтәде. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче яшүсмер Яңа ел тылсымчысына гитараның укулеле төрен сорап мөрәҗәгать иткән.
Евгений ничә ел буе укулеледа уйнарга өйрәнүен, ә бүгенге көнгә кадәр үз уен коралы булмавы турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшиннан бүләкне адресатка Кыш бабай булып киенгән Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев тапшырды.
«Теләкләр чыршысы» Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, ятим һәм аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балалар, күп балалы гаиләләр, шулай ук каты авырулардан интегүче өлкән яшьтәге кешеләрнең Яңа ел хыяллары чынга ашырыла.