Россиядә кредит тарихын саклау вакытын җиде елга кадәр киметтеләр
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан россиялеләрнең кредит тарихын саклау вакыты 10 елдан 7 елга кадәр киметелде, шул ук вакытта алардагы хаталарга турыдан-туры банкта яки микрофинанс компаниясендә дәгъва белдерү мөмкинлеге барлыкка килде.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Кредит тарихлары турында»гы законга кертелгән төзәтмәләргә сылтама белән хәбәр итә.
Кредит тарихлары банкларга потенциаль бурычка алучыларның әҗәтен түләргә сәләтлеме-түгелме икәнлеген белү өчен кирәк. Аларда элегрәк алынган ссудалар һәм шулар буенча түләүләр турында мәгълүмат теркәлгән. 2022 елга кадәр аларда һәр язма 10 ел саклана иде, ә хәзер бу вакыт 7 елга кадәр киметелде.
Россиялеләр шулай ук кредит тарихы белән бергә индивидуаль кредитка сәләтлелек рейтингын да алачак, ул аңа карата таләпләрне Россия Банкы билгели торган методика нигезендә исәпләнәчәк.